Коз турында шигырьлэр балаларга

Dating > Коз турында шигырьлэр балаларга

Download links:Коз турында шигырьлэр балаларгаКоз турында шигырьлэр балаларга

Гөлшат Зәйнәшева РӘХМӘТ СИҢА КЫШ БАБАЙ Рәхмәт сиңа, Кыш бабай, Безнең белән дус бабай, Сагынып килеп җиттең, Яңа ел бүләк иттең. Яңа елга язсын бергә аяк басарга.

Сәлам җибәр көн дә миңа, әти, Җилләр бу якка дип искәндә. Кәҗә елы муллык, татулык, Бердәмлек алып килсен. Чыгармаслар җырлар без яшәгән, Без эшләгән чорлар турында. Шулай да без матур яшәгәнбез, Ә Илештә туып уңганбыз… Без Илештән чыгып киткәндә үк Шәп егетләр, ахры, булганбыз! Itʼs also possible that your computer has been infected with a Spambot virus thatʼs using your computer to gather information. Биючегә сүз әйтмәгез Үзе төште сикереп.

Шәмнәр уты бездәй бер-берсенә, Якынырак тартылып яналар. Все материалы, размещенные на сайте, созданы авторами сайта либо размещены пользователями сайта и представлены на сайте исключительно для ознакомления. Күчтәнәчкә диеп җыйган, Бик тә тәмле алмалар. Бөтен җирдә ак юрган… Белдем-белдем — кар яуган!

- Бер булса да оча алу — Үзе бер мәртәбә!

МИН ЯРАТАМ СЕЗНЕ, ЧОРДАШЛАРЫМ! Мин яшимен сезнең арагызда, Мин яшимен сезнең белән бергә. Барып була сезнең белән яуга, Кереп була сезнең белән гүргә. Мин сагынып искә алачакмын Сезнең белән үткән елларымны. Мин тагын бер тапкыр үтәр идем Сезнең белән үткән юлларымны. Мин дә төшеп калганнардан түгел, Мин шулай ук әллә кем дә түгел. Сездән артык җирем булмаса да Мин, әлбәттә, сездән ким дә түгел. Белеп яшим мин үз дәрәҗәмне, Яхшы беләм мин үз урынымны. Мин юкка да борын салындырмыйм Һәм күтәрмим юкка борынымны. Егетлекләр эшләштерсәм дә мин, Беркемгә дә этлек эшләмәдем. Беркемгә дә өреп калганым юк, Беркемне дә юкка тешләмәдем. Ә үземә өрүчеләр булды, Мин аларга юри эндәшмәдем. Миннән талантлылар, батырлар бар — Мин алардан бер дә көнләшмәдем. Кичерерсез мине, кирәк чакта Сезнең төсле әгәр булалмасам, Кешеләргә сез эшләгән кадәр Игелекләр әгәр кылалмасам. Сезнең белән мин ярышмыйм — сезне Тырышсаң да узып булмас иде… Ә шулай да сезнең үзегезгә Миннән башка кызык булмас иде. Мин, әлбәттә, сезнең кебек түгел — Үзгәралмыйм, үзем аңласам да. Сезнең янда мин чәүкә дә түгел, Күгәрчен үк була алмасам да. Курыкмагыз, мин таракан булып Беркайчан да төшмәм ашыгызга. Киртә булып ятмам юлыгызга, Кайгы булып килмәм башыгызга. Сезгә күбрәк шатлык китерермен, Мин тоз салмам сезнең ярагызга… Рәхмәтле мин сезнең һәммәгезгә Алган өчен мине арагызга. Мин яратам сезне, чордашларым! Сез кадерле миңа барыгыз да! Шуңа күрә дә мин сезнең белән, Шуңа да мин сезнең яныгызда! Сиңа багышланган җырлар белән Мин халкымның җанын сугардым. Сиңа багышланган җырларымны Бөтен татар халкы тыңлады. Тыңлады да татар, җырлады да… Юк аларның әл дә тынганы. Минем җырларымны җылый-җылый Җырладылар бөек җырчылар. Бик язасым килә… Булдыралмыйм… Йөрим шуңа башны иебрәк. Син җырлардан, Әнкәй, әйбәтрәк шул, Шигырьләрдән син бит бөегрәк! Күкрәгемдә гомер буе Минме сөю йөртмәгән?.. Моннан соң да йөртәчәкмен — Дәрт әле дә бетмәгән! Янып-пешеп, тиргә төшеп Минме икмәк икмәгән?.. Моннан соң да игәчәкмен — Әле тир дә кипмәгән! Үземнең туган халкыма Минме хезмәт итмәгән?.. Моннан соң да итәчәкмен — Ялга вакыт җитмәгән. Шау-гөр килеп, янып-көеп Минме гомер итмәгән? Моннан соң да итәчәкмен — Гомер әле үтмәгән! Тыңлыйлар, тын алдыралар — Бирәләр кирәгемне! Тегеләй итеп карыйлар, Болай итеп карыйлар. Даруын да эчерәләр, Уколын да кадыйлар. Көн саен кардиограмма, Көн саен УЗИ карый. Ә мин тыныч кына ятам: Карагыз, ярый, ярый. Барысы да әйбәт, диләр, Барысы да урында. Докторлар белә барсын да Минем йөрәк турында. Әллә чынлап та аңлыйлар, Әллә инде алдыйлар… Юк, йөрәкнең ник янганын Алар белә алмыйлар. Бирсен инде докторларга Сабырлык, түзем генә… Ә йөрәкнең ник янганын Беләм мин үзем генә. Бөтен җаның-тәнең белән Көзгә күмеләсең. Ә көз озын, ә көз озак… Мәңге үтмәс кебек. Күңелдәге бу сагышлар Мәңге бетмәс кебек. Көзгә керүләре авыр… Керсәм, чыгар идем. Көзгә түзсәм, мин ничек тә Кышка чыдар идем. Рәхәт кышка күчүләре, Әгәр күчә алсаң… Ә нишләрсең, шушы ачы Көздә торып калсаң?! Йөрәгеңне уеп-уеп Уй яндыра икән… Сискәндерә, тетрәндерә, Уяндыра икән… Авыртынып ятулары Оялдыра икән… Бераз гына хәл керсә дә Куандыра икән… Кайчагында йөрәк шулай Кыландыра икән… 20. Кемнәр безне аерды соң? Татарларым-газизләрем — И Сокларым-Сакларым… Сагынам мин барыгызның Бергә булган чакларын… Без һаман табышмыйбыз шул, Без һаман кавышмыйбыз. Язмыш дибез… Без шул инде Язмышка карышмыйбыз. Сак-Сок-Сак-Сок… Төште безгә Кемнәрнең каргышлары? Кемнәрнең хаталары без, Кемнәрнең ялгышлары? И Сакларым, и Сокларым! Сак та Сок та Сак та Сок… Күңелемнең ишекләрен Кемнәр кага шак та шок? Сак та Сок без, Сак та Сок... Күрергә дип кайтты остазларым - Гариф Ахун белән Шәүкәт Гали Һәм, әлбәттә инде, Илдар Юзи. Авылымда шул кадәр дә рәхәт, Бар да ихлас монда, бар да гади. Якташларымнан да гади икән Илдар Юзи белән Гариф Ахун Һәм, әлбәттә инде, Шәүкәт Гали. Нигеземдә шигъри догаларын Укыдылар... Бер карасаң, алар - аксакаллар, Бер караган чакта алар - сабый... Кемнәр булсын инде, остазларым - Шәүкәт Гали белән Гариф Ахун Һәм, әлбәттә инде, Илдар абый. Гомер буе Уфадагы Дусларыма укталам… Мин бу соңгы араларда, Бигрәк әллә нишләдем: Сагындыра якташларым, Иптәшләрем, ишләрем! Дусларым — Сафуаннарым, Рәмил, Рәмисләрем… Әй шәп егетләр дә инде — Китәрлек тә исләрең! Фаилләрем, Рәдифләрем, Рудоль, Марат, Римнәрем… Тоям авыр чакларымда Мин аларның иңнәрен! Кәдим, Айдар, Идрис, Урал… Тагын әллә кемнәрем! Алар минем кардәшләрем, Алар минем тиңнәрем!.. Бар бит әле Мостай төсле Бик газиз абыйларым! Ни кызганыч, бик аз калды, Аз калды андыйларым. Дуслар иде Вазыйх, Динис, Наҗар, Атнабайларым… Булган бит әй Уфаларда И нинди агайларым?!. Калдылар чордаш дусларым — Таяныр терәкләрем! Дусларыма үземнең дә Бар микән кирәкләрем? Уфада минем дусларым Ким дигәндә мең, димен! Бу шигырьне кайсысына Арнарга да белмимен… Сагынам сезне, дусларым, Сагынам сине, Уфам, - Сагынган төсле Еники, Сагынган төсле Туфан! Нинди сагынудыр инде Берөзлексез, туктаусыз… Үзем дә белмим, ничекләр Яшимдер мин Уфасыз?! Шуны күрмәгән ир-ат ул, Әлбәттә, җүләр була. Хатын-кыз ямьсез булалмый, Юньсезе булыштыра… Кайчакта чип-чибәрләр дә Күңелне кырыштыра. Хатын-кыз ямьсез булалмый — Күрә белергә кирәк, Хатын-кызның күңеленә Керә белергә кирәк! Хатын-кыз ямьсез булалмый — Ул шулай яратылган… Күпмесенә сокланылган, Күпмесе яратылган! Болай да матур хатын-кыз Тагын да матурлана! Хатын-кыз ямьсез булалмый — Хатын-кыз матур, матур! Хатын-кызны моннан соң да Ир-атлар матурлатыр! Хатын-кыз ямьсез булалмый Яратылса, яратса… Шул хатын-кыз — кичләр җитсә, Шул хатын-кыз — таң атса! Ни булса да яратабыз әле Бер-беребезне без бүген дә. Яшь чактагы кебек дөрли-дөрли Әле һаман яна ич йөрәк. Картаясы килми - киресенчә, Яратасы килә көчлерәк! Гашыйклар ул картаймаска тиеш… Йөрәк аңлый, акыл аңламый. Мин кайсына булырга да белмим - Кайсы алдый, кайсы алдамый? Үксез сабый төсле үксим кайчак, Юка иңнәреңнән кочам да… Күз яшьләрең белән битне юам, Үз яшьләрем белән кушам да. Ә картлык ул килми, килми әле - Без белмибез аны бар дип тә. Күңел генә никтер бик еш тула… Болай үзе бар да тәртиптә. Бүген шундый кояшлы көн! Нәкь җәй айлары шикелле - Көне көләч, җылы. Бөтен дөнья тынып калган, Тынган кошлар җыры. Кайсы якка карасаң да - Бер яфраксыз агач. Сәер — агачлар бик иртә Бер яфраксыз калгач… Әллә агачлар саташкан, Әллә көз ялгышкан… Көзге кояш нурларына Пәрәвез ябышкан. Без барыбер кар салкынын, Кыш киләсен тойдык: Юл читендә беркөн яуган Карлар уйдык-уйдык… Җәй дә, көз дә, кыш та бүген! Никтер җил дә исми… Бу табигать кайчагында Әллә ниләр эшли. Кояшлы көннәребез дә Төннәргә охшап калды. Ә нинди көчле иде! Арабыздан бик тиз генә Ул китмәс төсле иде. Еникины да озаттык… Күңелсез, моңсу, читен. Китеп алып китте кебек Күңелләрнең бер читен. Көтелмәгән югалтуга Дөнья шул бай икән ул. Дөнья шулай икән ул. Сыңар канат… И Әнкәем — сыңар канат… Җил иссә дә каерылыр, Җил иссә дә сынар канат! Сыңар канат… И Әнкәем — сыңар канат… Кирәк булса, безне яклап Алышка да чыгар канат! Сыңар канат… И Әнкәем — сыңар канат… Безне яклап, безне саклап Беткәндер ул канат…канап! Сыңар канат… И Әнкәем — сыңар канат… Безнең хакка барсына да, Барсына да чыдар канат! Сыңар канат… И Әнкәем — сыңар канат… Сыңар канат асларында Үсәр идем кабат-кабат! Колакка шигырь пышылдап Мине юлдан яздыра. Миңа кемдер әйтеп тора, Мин язып кына барам. Тик язып өлгерә алмыйм Яисә бетә карам. Ул иң әйбәт шигырьләрен Әйтеп тора кич-иртән. Ләкин язып ала алмыйм — Мин бик начар ишетәм. Колагыма пышылдаучы Ходай түгелдер димен. Ходай әйтеп торса, күптән Мин Тукай булыр идем. Очу гына, качу гына Аларның бар уе. Өзелә дә оча алар, Өзелә дә оча, Бер-бер артлы тезелә дә, Тезелә дә оча. Үзләре үк кош бит алар, Үзләре үк канат… Җиргә бер кунгачтын, алар Очалмаслар кабат. Алар бер кат кына оча, Бары бер мәртәбә. Бер булса да оча алу — Үзе бер мәртәбә! Казаннардан хатлар кошлар булып Оча иде Бөре ягына. Ә Агыйдел буйларыннан очып Килә иде синең хатларың. Истә әле һаман каушый-каушый Хатларыңны ачкан чакларым. Ул хатларда без сөйдек тә, җаным, Без көйдек тә анда, яндык та. Ә ул хатлар сакланадыр әле Берәр ящиктә йә сандыкта… Шул вакытлар шундый сагындыра, Искә алсам, китә исләрем. Тик укырга куркам ул хатларны — Яшьлектәге сөю хисләрен. Без кагылмыйк, әйдә, ул хатларга, Калсын алар безнең яшьлектә. Саклансыннар хисләр күңелләрдә, Саклансыннар хатлар ящиктә. Кабатланмый тарих кабат-кабат, Кабатланмый яшьлек ике кат… Ә хатларга тимик! Без үзебез Шул яшьлектән килгән ике хат!.. Күргәч шушы матурлыкны, Кем үләргә теләсен?! Яшәр татар, җир йөзендә Чиләбе бар чагында. Ул үзе дә сүнмәс бер җыр Татарымның җанында… Күрдем инде Чиләбене, Үкенечкә калмады. Чибәрләре генә менә Берсе дә күз салмады. Чиләбегә яшьрәк чакта Киләсе калган икән… Тик барыбер Чиләбегә Мин гашыйк булып китәм!.. Пешеп торсын җиләкләрең, Тулып торсын чиләгең! Читтә түгел син татардан, Чит түгел син, Чиләбем! Югыйсә, безнең шикелле Мөселман-әдәмиләр. Бүгенге ул бай шәехләр — Кичәге бәдәвиләр. Чүл өстендә - чын мөгҗиза, Чүл өстендә - әкият… Күңелләрендә булгандыр Ак әкият — ак ният! Мәңге дә ышанмас идем Үзем барып күрмәсәм, Ул әкият ишекләрен Үзем ачып кермәсәм. Бик тырышсаң, була икән Җир өстендә дә җәннәт… Ни өчендер куйдым шунда Үз-үзебезне жәлләп. Ә безнең тормыш инде ул Ни тәмуг бит, ни җәннәт… Менә шулай, җәмәгать! Син бит миңа, миңа гына Насыйп булгансың… Булсын! Димәк, Ходай үзе кушкан, Үзе шулай теләгән: Сине — миңа, мине — сиңа, Сиңа гына тиңләгән! Синнән дә матурларны мин Тапмадым, табалмадым. Дөресрәге, мин аларны Эзләп тә карамадым. Һәркемнең үз матуры бит, Һәркемнең үз гүзәле. Синең гүзәллегеңә дә Йөрәк көчкә түзәле! Кайчак сөю давыллары Алсалар да бөтереп, Дөньяның бар матурларын Булмый сөеп бетереп. Матурлар ул меңләгән дә, Миндә мең йөрәк түгел. Миңа, җаным, синнән башка Беркем дә кирәк түгел! Минем кебекләр, әлбәттә, Һәркемгә дә эләкми… Хәер, мин дә синнән башка Беркемгә дә кирәкми. Шулай инде… Табигатьне Булмый ялгыштырып. Үземнең Сөн буйларымны Йөрим караштырып… Сөндә уйный көзге кояш Күзне камаштырып. Сөн буйлары җитдиләнгән, Яшеллеген җуйган - Җиде төрле төс җитмешкә Әйләнгән дә куйган. Сөн буе кайдан җыйгандыр Бу кадәрле төсне! Кайттым мин дә Сөн буена Көзләр белән бергә. Көзләр белән бергә китәм, Көзләр белән генә… Сөн буйлары шул кадәр дә Балкып торыр икән! Биргән Ходай көннең чуакларын. Авылдашлар Көйләп куйган инде уракларын. Челтер-челтер әле чишмәләрем, Тулып ага әле улакларым. Авылымның саф суларын эчсәм, Юыладыр кебек гөнаһларым. Инеш булган инде чишмәләрем, Урман булган инде куакларым. Мине күргәч, елап җибәрделәр - И талларым минем, елакларым... Ә авылым Сабантуйга диеп Якыннарын җыйган, еракларын. Алар арасында Казаннардан, Уфалардан килгән кунакларым. Бар мир белән и телиләр миңа Бәхет-шатлыкларның гел акларын. Котлаулардан һәм дә мактаулардан Чыңлап тора минем колакларым. Тәгәри бит, Сүтелә бит гомер йомгакларым... Бүген исә гомер Сабантуе... Искә алмыйк әле ул якларын. Әнкәйләрне Ходай бирә, Ул фәкать Ходай эше! Әнкәй ул чит-ят булалмый, - Газиз генә булала! Безнең өчен ул — Илаһи, Безнең өчен ул — Алла! Әнкәй ул гади булалмый, - Гүзәл генә булала! Әнкәеңә мәхәббәтле, Мәрхәмәтле бул, Бала! Әнкәй күңеле, һай, сизгер — Барсын да белә бит ул… Әнкәйне сайлап алмыйлар — Бердәнбер генә бит ул! Бөекләр китеп беткәннәр… Алмашка килүчеләр Бик күренми әле, гәрчә Җитәрлек теләүчеләр. Шуңа күрә ил алында Пакъ калсын дип йөзебез, Бөекләрнең вазыйфасын Башкарабыз үзебез! Мин борчылып яткан булам, Тик җан юкка көенә. Дөньяның китми исе дә - Тәгәри үз көенә. Мин борчылып яткан булам: Кәеф тә юк, хәл дә юк. Ә тормыш кайный минсез дә - Әллә бар мин, әллә юк. Җаным-тәнем белән сөйдем — Хисләремне тыймадым. Тыйган чаклар да булгандыр — Мин аларын тоймадым. Мәҗнүн кебек, Таһир кебек Яратам дип уйладым. Тик мин әле ул чагында Ярата белмәгәнмен: Сине гөлгә күммәгәнмен, Утларга кермәгәнмен. Мин бит сине яратырга Өйрәнеп кенә киләм, Синең күңел кылларыңа Көйләнеп кенә киләм. Яраттыра беләсең син Хәзер инде үзең дә… Гомер булгач, күрдек менә Мәхәббәтнең көзен дә. Ак каеннар яфрак ташлады. Вак яңгырлар ява башлады. Явар төсле озак, иркенләп… Китәләрдер инде төркемләп Туган якның күчмә кошлары. Кыш — аларның салкын дошманы. Бәлки инде очканнардыр да… Күренмиләр кошлар яңгырда. Җәйге челләләрдә чиләнгәнбез, Кышкы салкыннарда туңганбыз. Тормыш дигәннәре безгә бер дә Кочакларын җәеп тормаган — Безнең өчен беркем чәчмәгән дә Безнең өчен беркем урмаган. Мәскәүдә дә безне, Уфада да, Казанда да беркем көтмәгән. Аркабыздан беркем какмаган да Артыбыздан беркем этмәгән. Гомер буе чаптык — атлансак та Атландык без җитез атларга. Егылсак та кара коелмадык, Сер бирмәдек җиде ятларга. Кешеләрдә безнең эшебез юк, Үз эшебезне без эшлибез. Тимәсәләр, без дә кагылмыйбыз, Кагылсалар, җебеп төшмибез. Эшләп булмаса да безгә тигән, Безгә дигән эшнең барсын да, Йөзебез ак безнең ил алдында, Күңелләр пакъ Ходай каршында. Тик тормышның тәмен белгәч кенә, Чибәрләнгәч кенә кызлары, Әйбәтләнгәч кенә дөньялары, Сиздергәли гомер узганы. Шулай да без матур яшәгәнбез, Ә Илештә туып уңганбыз… Без Илештән чыгып киткәндә үк Шәп егетләр, ахры, булганбыз! Кеше гомерләре бигрәк кыска… Ходай безгә, белмим, нигәдер, Кошлар гомере дә бирмәгән шул. Яши белсәң җитәр, дигәндер. Кеше гомерләре бигрәк кыска… Шунсына да шөкер итәбез. Кыска гына шул бер гомернең дә Кадерләрен белми китәбез. Кеше гомерләре бигрәк кыска… Кадерләрен бик тә белерлек. Һәр сәгате аның санаулы бит, Һәр сәгате үзе — гомерлек. Кеше гомерләре бигрәк кыска… Сизелми дә хәтта калына. Әйтерсең лә, гомер учаклары Бер мизгелгә генә кабына. Кеше гомерләре бигрәк кыска… Бер сүнә дә кабат кабынмый. Һәрберебезгә дә кагыла ул, Шагыйрьләргә генә кагылмый. Татардан башка булалмый, - Татар баштан ашкан! Татар күчмә кошлар кебек — Ул туктаусыз күчә. Утлар-сулар кичә татар, Шахталарга төшә. Тату булып яши белә Татар барсы белән: Үрчетә чит милләтләрне Татар башы белән! Күпме милләт карап тора Татар күзе белән, Күпме милләт балкып тора Татар йөзе белән! Күпме милләт яшәп ята Татар каны белән, Үзе — үзбәк, урыс, башкорт… Татар — җаны белән. Татарларны үлчи алмый Бернинди дә бизмән… Татар белән баскан Рәсәй, Татар белән изгән! Әмма ләкин мин ташлаган Чүп-чар белән беррәттән Кайчандыр язып куелган Шигырьләр дә эләккән. Мин инде ул шигырьләрне Яңабаштан язалмам. Бер тапкыр янган утларда Кабат-кабат яналмам. Мин, билгеле, аптырашта, Белмим нәрсә әйтергә? Ярар, алар юньле булса, Искә төшәрләр иде… Укучылар гына менә, Белмим, нишләрләр инде? Син чын ханбикә шикелле Шәпләп киендерсәң. Сылуланыплар китәсең, Шулай сөендерсәң. Йөзләрең китә ачылып, Кершән-фәлән сөртсәң, Бит очыңа матур итеп Берәр миң дә төртсәң. Әгәр дә буяп җибәрсәң, Чәчләрең дә кара - Чәчләреңне яшь чактагы Кебек итеп тара! Син бит мондый түгел идең Хәтта кыз чагыңда… Син дип кабат янам инде Сөю учагында! Үзгә бүген - җаным, үзгә - тәнем: Җаным белән көзне үзгәртәмен. Ә көз һаман китми — суза әле, Йөрәк кенә никтер сыза әле. Әле генә коры һава иде, Инде менә яңгыр ява инде. Бөтен дөнья үзгәрде дә куйды. Табигать тә көз булудан туйды. Ничек ышанмыйсың тылсым барга?! Йөрәгемнең кысылган бер чагы, Көз һәм кышның кушылган бер чагы… Тәрәзәдән күзәтәм мин тышны: Көзне түгел инде — яңа кышны. Туган ягымның моңсулыклары, Тын сулыклары, уйсулыклары. Сөн буйларының гүзәллекләре, Үзәкләреңне өзәрлекләре. Агымнарының и тизлекләре, Дулкыннарының җитезлекләре, Туган ягымның күркәмлекләре, Яланнарының иркенлекләре. Офыкларының алыслыклары, Һәр түмгәгенең танышлыклары… Якташларымның ябайлыклары, Күңелләренең әй байлыклары… И Әнкәемнең сабырлыклары, Идәннәренең сарылыклары, И йөзләренең яктылыклары, Ризыкларының татлылыклары… И балачакның үксезлекләре, Хыялларының чиксезлекләре… И бу хәтернең истәлекләре, И бу күңелнең нечкәлекләре… 13. Бер кычытса ярар иде, Гел кычытып тора!.. Иң асыл сүзләрен илһам Гел очыртып тора. Шигырь итеп язмый булмас — Кул кычытып тора!.. Җитми миңа синең җылың, Җитми синең куен. Мин сиңа бик тә мохтаҗмын, Син миңа бик кирәк. Синең кебекләр юктыр ул, Булса да бик сирәк… Дөньяда үз тиңең кирәк, Яшәп булмый тиңсез. Мин дә менә бер минут та Яши алмыйм синсез. Син белеп тор: икебезнең Мәхәббәттән башка Әйләнермен мин тимергә Йә булмаса ташка. Мин дә әүлия түгелдер, Бардыр төрле ягым. Тик сиңа бит таш кирәкми — Ярат мине, җаным! Татарстан Дәүләт Советының Заллары да безгә тар иде. Эшләдек без кулдан килгәнен дә, Килмәгәннәрен дә эшләдек. Кулдан килмәсә, без тешләшмәдек, Иреннәрне генә тешләдек. Кайнар заманның да, Казанның да Син эченә кереп кайнадың, Мәскәүнең дә көен көйләдең син, Казанның да җаен җайладың. Ә без исә янәшәңдә булдык, Синең белән бергә атладык. Тик артыгын эшли алмас иде Кем булса да безнең урында. Ә чәчләргә чаллар төшкән икән, Ансы гына аның ерунда! Чыгармаслар җырлар без яшәгән, Без эшләгән чорлар турында. Безнең дәвер үзе җыр шикелле… Без һәммәбез — тарих кулында. Болай гына тормас дөньялары, Килми калмас башка патшалар. Кайтмый калмас безгә мөстәкыйльлек - Ансын инде эшләр башкалар. Тормыш дәвам итәр моннан соң да, Безнең картаюга карамас... Ул дәверләр генә кире кайтмас, Синең чәчләр генә каралмас. Тагын салкыннар башлана… Үзәкне өзә торган, Җилекләргә җитә торган, Шулай да түзә торган. Тагын салкыннар башлана… Сизәм шәһәр халкыннан. Өшеп-туңып үтте гомер, Баш чыкмады салкыннан. Тагын салкыннар башлана… Кайчан гына яз иде. Җиле салкын, иле салкын… Ни язсаң да аз инде. Кырын-кырын карыйбыз без Күптән узган заманнарга. Ни өчендер яратабыз Узганнарны яманларга. Яманлыйбыз үзебезнең Җанга якын үткәннәрне. Димәк ки, яшь чагыбызны, Кочканнарны-үпкәннәрне. Нинди генә булса да ул Үзебезнең гомеребез. Яманларга Без кайчан да өлгерербез. Бер җыр китми күңелемнән, Хәтерләтеп герман күген: Атландым атның биленә, Киттем герман җиренә. Герман күге — кара үлән, Әллә кайтам, әллә үләм… И сабыйлар! Күз яшьләрен Тыеп торам көчкә-көчкә. Сезне күрермен шикелле — Карарга да куркам өскә. Очтыгыз…Очып киттегез… Бәргәләнә бәгырьләрем. Белмичә дә калдыгыз бит Бу дөньяның кадерләрен. Герман күге — кара кайгы, Герман күге — сагыш кына. Чын түгелдер бу һәлакәт — Әйткәннәрдер ялгыш кына… Герман күге — кара айлы… Йолдызлар — сезнең җаныгыз. Яктыгыз төшәр безгә дә — Йолдызлар булып калыгыз! Күктәге якты йолдызга Әйләнүе тиздер инде… Тагын күпме йолдыз артты — Кайсылары сездер инде. Герман күге — кара келәм, Каелган ул кайгы белән. Бер җыр китми күңелемнән - Нигә китмәгәнен беләм: Атландым атның биленә, Киттем герман җиренә. Герман җире — кара үлән, Әллә кайтам, әллә үләм... Шулай булырга тиеш ул — Юкка китмәсен исең. Син әле дә бик матур бит — Елмаеп кал, көлеп кал! Бу көннәрең кире кайтмас — Кадереңне белеп кал! Кем аңлар аның җанын? Ничә тормыш, ничә язмыш Узган аның җаныннан?! Йөрәкләре ничә янган, Ничә тапкыр ярылган?! Сәхнәләрдә ничә туып, Ничә кат яшәгәндер?! Мең кабат картайгандыр ул, Мең кабат яшәргәндер… Мәхәббәт хисләрендә дә Мең кабат исергәндер, Без кичергәнне бер үзе Мең кабат кичергәндер… Кеше язмышлары белән Яшәүләр авырдыр ул — Кайгылары гомерлеккә Йөрәктә калырдыр ул… Ә үзе һаман үзгәрми, Гүзәллек көчле шул ул — Ничә кеше гомерләрен Яшәгән кеше шул ул! Бер карасаң — шау чәчәк ул, Бер карасаң — көл—күмер... Ничә гомергә торадыр Сәхнәдә үткән гомер?.. Сәхнә - биек Һәм мәңгелек! Ачыла да ябыла ул, Ачыла да ябыла… 4. Якты йөзле, татлы телле — Бал тама сүзләреннән. Әнкәең бигрәк кунакчыл — Сые тезелеп тора. Кайтып керсәң, ул бит сез дип, Без дип өзелеп тора. Әнкәең бигрәк сөйкемле, Бигрәкләр ачык икән… Бер сүз белән генә әйтсәң, Мировой карчык икән! Ул синнән күзен дә алмый, Шул кадәр сөеп карый - Сөйкемле итеп карый ул, Сөеп-сөенеп карый. Һәрбер ана үз баласын Гел шулай назлый микән?.. Әнкәең матур җырлыйдыр, Шигырь дә язмый микән? Әнкәең - шагыйрь җан икән, Әнкәең — и гади җан… Менә кемнән икән синең Шагыйрьлегең, Галимҗан! Тик йөрәгем туктап алды Шаяртып кына — Әллә яратмыйча, әллә Яратып кына. Шаяруларның калмады Миндә эзе дә… Шаян булып чыкты әле Йөрәк үзе дә. Печән безнең ястыгыбыз, Ул безнең мендәребез. Монда җәйнең үткәннәре, Җәйнең киләчәкләре: Шул килеш җиләкләре дә, Шул килеш чәчәкләре. Хәтта сандугачлары да Сайрап җибәрер сыман… Абзар түбәсенә җәйнең Бөтен хуш исе сыйган. Кайткан саен рәхәтләнәм, Кайткан саен исерәм - Җәйнең хәтирәләреннән, Кышкы печән исеннән. Адашып калган монда җәй — Печәне дә печәне!.. Я, ничек, печән өсләре, Җәйләр искә төшәме?

Last updated